«Китаплар бүләк итү вакыты!» акциясе (6+)

14 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә Халыкара китап бүләк итү көне кысаларында «Китаплар бүләк итү вакыты!» акциясе узды.

акция
23ф Акция к Международному дню дарения книг «Время дарить книги!» (2)
23ф Акция к Международному дню дарения книг «Время дарить книги!» (4)
23ф Акция к Международному дню дарения книг «Время дарить книги!» (3)
23ф Акция к Международному дню дарения книг «Время дарить книги!» (5)
23ф Акция к Международному дню дарения книг «Время дарить книги!» (6)
23ф Акция к Международному дню дарения книг «Время дарить книги!»
Китапханә укучылары өчен «Яхшы кешеләргә – яхшы китаплар» әдәби витринасы әзерләнгән иде, анда укучылар бүләк иткән басмалар тәкъдим ителде. Китапханәгә килүчеләр әдәби уеннарда катнашты, кроссвордлар чиште һәм әдәби викторина сорауларына җавап бирде. 
Теләге булганнар фотозона янында фотога төште. 
7 нчы сыйныф укучылары аеруча актив катнашты. Алар китапүханәгә бүләккә 16 китап алып килде. 
Нурмухаметова Анастасия Илнур кызы Ж. Бенцониның 6 томлыгын алып килде. Черкестан Надежда Ивановна китапханәгә 53 китап бүләк итте. Барлыгы 98 китап бүләк ителде.
Укучыларның бүләкләре китапханә өчен бәяләп бетергесез. Бер-берегезгә, дусларыгызга һәм туганнарыгызга китаплар бүләк итегез, китапханәгә китаплар алып килегез! Китапларны яратып үх сөйгәннәрегезгә һәм кадерле кешеләрегезгә бүләк итегез, чөнки киап – иң яхшы бүләк!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: