«Әлифба – зирәклеккә баскыч» бәйрәме (6+)

Тормышта барысы да кечкенәдән башлана: нурдан — кояш, кирпечтән — йорт, ә белемнәр — һәр кешенең беренче китабы – Әлифбадан. Һәр бала өчен «Әлифба»ны өйрәнеп бетерү — үзенчәлекле көн. 5 февральдә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре  әлеге вакыйгага багышланган чара – «Әлифба – зирәклеккә баскыч» бәйрәме уздырды. Балаларга Әлифбаның тарихын сөйләделәр. Алар Әлифбаның яше 450 елдан артуы һәм беренче рус дәреслеге, Иван Федоровның танылган «Азбука»сы 1574 елда Львов шәһәрендә барлыкка килүе турында белде. 

14 фил. 1
14 фил. 3
14 фил. 5
14 фил. 6
14 фил. 2
14 фил. 4

Бәйрәм уен формасында узды. Һәр бала анда катнашты. Яшь укучылар әдәби геройлар белән бергә хәрефләр эзләп мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Викториналарда, бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Хәрефләр һәм саннардан кала «Әлифба» балаларны дус булырга һәм бергә эшләргә өйрәтте. Китапханәче дуслыкның төп законнары белән таныштырды. 
Әлифба белән хушлашу бәйрәме — яңа белемнәргә онытылмас юлның башы. Әлифбага алмашка башка китаплар киләчәк, һәм алар яңа кызыклы тарихларны сөйләячәк.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: