Китапханәнең мәгълүмати ресурслары экологик проблеманы аның күптөрле аспектларында күрергә, халыкка җирле экологик мәсьәләләрне аңлау һәм чишүдә гамәли ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Сайтыбызда экология бите ачу – ул Чаллы шәһәрендәге экологик хәл турында халыкның хәбәрдар булуын яхшыртуга бер өлеш кертү. Сез монда бик күп кызыклы һәм файдалы материаллар табарсыз. Китапханә экологик агарту системасында аерым бер мөстәкыйль звено булып тора. Бүгенге көндә башка бер генә учреждение дә гражданнарның тормышын экологияләштерү процессына мәгълүмати яктан ярдәм итү буенча китапханәне алыштыра алмый.
|