«Интернет: кызыклы, файдалы, куркынычсыз» дәресе (6+)

Ел саен февраль башында Россиядә Куркынычсыз Рунет атналыгы билгеләп үтелә. Илебездә үткәрелүче барлык чараларны уртак тема – балалар һәм өлкәннәр өчен куркынычсыз онлайн-мохит булдыру темасы һәм «яңа технологияләрне» җаваплы, этик һәм куркынычсыз куллану культурасы тудыру берләштерә.
14 февраль көнне, Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында, 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен  «Интернет: кызыклы, файдалы, куркынычсыз» дигән дәрес уздырды.

13 ф. 14.02. Интернет фото 1
13 ф. фото 2

Балалар интернет челтәрендә сагалап торучы куркынычлар: вируслар, мошенниклар, дөрес булмаган мәгълүмат турында белде. Балаларга Челтәрдә вакытта килеп чыгарга мөмкин катлаулы хәлләрдән мисаллар китерелде. Дәрес «Куркынычсыз Интернет» слайд-презентациясе белән үрелеп барды, аның ярдәмендә балалар Интернетны грамоталы куллану кагыйдәләре һәм виртуаль дөньядагы күңелсезлекләрдән ничек сакланырга икәнлеге турында мәгълүмат алды. Чара азагында «Фиксики – осторожней в интернете!» мультфильмы күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: