«КИБЕР-саклагыч» уен-тесты (6+)

14 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә «Куркынычсыз интернет» шәһәр акциясе кысаларында «КИБЕР-саклагыч» дигән уен-тест узды. Чара «KIBERone» программалаштыру мәктәбе белән хезмәттәшлектә үткәрелде.

Балалар викторина барышында шәхси мәгълүматларның нәрсә булуы һәм аларны ничек сакларга икәнлеге турында белде. Интернет челтәрендә мәгълүмат эзләгәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлады. Буллинг һәм кибербуллинг темасына сораштыру үттеләр. Яраткан компьютер уеннары һәм уен киңлегендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләштеләр. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: