«Интернет белән ничек дус булырга?» интерактив әңгәмә (6+)

13 февральдә шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен Куркынычсыз Рунет атналыгына багышланган «Интернет белән ничек дус булырга?» дигән интерактив әңгәмә үткәрде. 
Хәзерге заманда Интернет, тиз арада мәгълүмат алмашу һәм үзара хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләр ачып, тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Интернетны файдалы һәм куркынычсыз итеп куллану өчен онлайн-куркынысызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген истә тотарга кирәк. 

какдружитьсинтернетом1
какдружитьсинтернетом2
какдружитьсинтернетом3
какдружитьсинтернетом4
какдружитьсинтернетом5
какдружитьсинтернетом6
какдружитьсинтернетом7

Фикер алышу барышында катнашучылар Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре принциплары белән танышты, билгеле бер сайтларга кереп һәм кайбер кулланучылар белән аралашу белән бәйле, анда янаучы куркынычлар турында белде. Кызыклы ребусларны чиштеләр, «Әйе яки юк», «Киңәш бир» интерактив уеннары уйнадылар, шулай ук танып белү мультфильмнары карап, алган белемнәрен ныгыттылар.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: