«Компьютерландиягә сәяхәт» мәгълүмат сәгате (12+)

12 февраль көнне 5 нче санлы китапханәдә Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында балалар өчен «Компьютерландиягә сәяхәт» дигән мәгълүмат сәгате үтте. Балалар әңгәмәгә актив кушылды, Интернетның үзләренә укуда һәм аралашуда ничек ярдәм итүе турында сөйләде, виртуаль дөньяның файдасы турында үз кичерешләре белән уртаклашты. «Ярый, ярамый» уенында балалар интернетның безнең көнкүреш тормышта бик кирәк булуын аңлады. 

тухляк
IMG_20250212_120824_054
IMG_20250212_120340_988
IMG_20250212_115311_032
IMG_20250212_120133_831
Китапханәче интернеттагы куркынычсызлыкка аеруча зур игътибар юнәлтте. Слайд-презентацияне кулланып, ул яшь интернет-кулланучыларга мошенниклардан ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләде, социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләре белән таныштырды. Лекция өлеше тематик мультфильмнар күрсәтү белән үрелеп барды, аларны караганнан соң, анда күтәрелгән мәсьәләләр буенча төркемле фикер алышу үткәрелде. Укучылар чараның темасына карата зур кызыксыну күрсәтте һәм актив рәвештә әңгәмәгә кушылды, сорауларга җавап бирде. «Ассоциацияләр» уенында балалар бик теләп әкият геройларына туры килүче куркынычсызлык кагыйдәсен сайлады. 
Интернет челтәрендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту һәм аралашу кагыйдәләре белән таныштылар, шулай ук аларга укуда һәм иҗатта ярдәмче булырлык файдалы һәм куркынычсыз сайтлар турында сөйләделәр. Файдалы мәгълүмат сәгатендә катнашучыларның барысы да Интернет челтәрен куллану өчен уңайлы шартлар булдырып, онлайн-грамоталылыкны күтәрергә һәм үз тормышларын сакларга мөмкинлек бирүче белешмә кәгазьләре алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: