«Нәтиҗәле иҗат» шигъри турнир (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә кызыклы чара – «Нәтиҗәле иҗат» дигән шигъри турнир узды. Уку залында чын шигърият сөючеләр җыелды. 

тухляк
9c47a8ed-f43d-4e5e-b0ab-ad0c8da58ea9
83bc134d-0d81-4ff5-963f-54de418619e9
97486d22-89af-46ff-bdbe-f9ed2b5143d6
WhatsApp Image 2025-02-11 at 20.45.11
WhatsApp Image 2025-02-11 at 20.45.38
WhatsApp Image 2025-02-11 at 21.47.27
Игътибар үзәгендә яшь шагыйрьләр Сергей Шамов, Радик Фәхретдинов һәм Лия Нигъмәтуллина, төгәлрәге – аларның шигъри иҗаты булды, алар үз әсәрләрен китапханә укучылары һәм белгечләренә тәкъдим итте. Шигырьләрне бик теләп тыңладылар, ә бәхәс бик кызу барды. Шагыйрьләрнең иҗаты буенча үз фикерләрен белгечләр дә, китапханә укучылары да белдерә алды, ә үз сүзен кычкырып әйтергә теләмәгәннәр өчен смартфон ярдәмендә куар код аша Телеграмм каналында сылтама буенча кереп аноним рәвештә фикерен калдырырга мөмкинлек тудырылды.  

Чара азагында китапханәгә килүчеләр дә үз шигырьләрен укый алды. 

Чара бик җанлы үтте, хис-кичерешләргә бай булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: