«Куркынычсыз.ru» файдалы мәгълүмат сәгате (12+)

12 февраль көнне 10 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында «Куркынычсыз.ru» дигән файдалы мәгълүмат сәгате узды. Бу атна ел саен февральнең икенче сишәмбесендә үткәрелүче Халыкара куркынычсыз интернет көненә багышлана. 

тухляк
10ф. Час полезной информации «Безопасно.ru». Неделя безопасного рунета
10ф. Час полезной информации «Безопасно.ru». Участники мероприятия
10ф. Час полезной информации «Безопасно.ru».
10ф. Час полезной информации «Безопасно.ru».Разгадываем ребусы
Слайд-презентацияне кулланып, китапханәче балаларга Интернет челтәрендә эш вакытында очрарга мөмкин булган куркынычлар, куркынычсызлыкны югары дәрәҗәдә  тәэмин итү һәм челтәрдә янаучы мәгълүмат куркынычларын киметү өчен, интернетта үз-үзеңне тотуның нинди кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Балалар Интернетның «уңай» һәм «тискәре» яклары һәм челтәрдә куркынычсызлык турында фикер алышуда актив катнашты. 
Чараның икенче өлешендә анда катнашучылар «Челтәрдә сәяхәт — капкыннарны ничек әйләнеп узарга» дигән танып белү викторинасында катнашты, «Мәгълүмат белгечләре» бәйгесендә ребусларны чиште.
Очрашу азагында мәктәп укучылары «Ералаш» балалар киножурналының «Крайняя мера» һәм «Классное видео» чыгарылышларын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: