«Китап киштәләре нәрсә турында сөйли» китапханә дәресе (0+)

12 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсе яшь укучылар өчен «Китап киштәләре нәрсә турында сөйли» дигән китапханә дәресе уздырды.

тухляк
(1)IMG_4877
(2)IMG_4889
(3)IMG_4888
(4)IMG_4875
Балалар өчен китапханә белән танышу – ул яңа, тылсымлы һәм гаҗәеп кызыклы китап дөньясын ачу. Яшь китап сөючеләр китапханәнең төзелеше, «абонемент» һәм «формуляр»ның нәрсә аңлатуы турында белде. Бергәләп ни өчен һәр китапның үз урынында торуы һәм фондта китапларның нинди принцип буенча урнашуы турында сорауларга җаввп бирделәр. Китапханәче балаларны китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга һәм аларны ничек дөрес кулланырга икәнлеге турында сөйләде. 
Чара азагында балалар «Три кота» мультфильмыннан «Библиотека» сериясен карады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: