«Интернетка куркынычсыз юл» мәгълүмати-уен сәгате (6+)

11 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында «Интернетка куркынычсыз юл» мәгълүмати-уен сәгате узды.
Интернет өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә тормышның аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Челтәр буйлап мөстәкыйль генә сәяхәт иткәндә, балалар үзләре өчен куркыныч сайтларга килеп эләгергә мөмкин. Шунлыктан өлкәннәр аларга Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә ярдәм итәргә тиеш. 
Чара башында китапханәче Интернет турында мәгълүмат бирде һәм Бөтендөнья челтәренең мөмкилекләрен ачты. Посмотрев  «Балалар һәм гаджетлар – зарарлымы, әллә файдалымы?» презентациясен карап, балалар аның уңай яклары турында белеп кенә калмады, ә андагы куркынычлар һәми хәввф-хәтәрләр турында да ишетте.  

23ф. Информационно-игровой час (2)
23ф. Информационно-игровой час (3)
23ф. Информационно-игровой час (4)
23ф. Информационно-игровой час (5)
23ф. Информационно-игровой час (6)
23ф. Информационно-игровой час
Чараның икенче өлешендә укучылар, ике командага бүленеп, хәзинә эзләргә «юл тотты», анда Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында һәм иң яхшы балалар сайтлары адреслары язылган мәгълүмат буклетлары һәм белешмә кәгазьләре яшерелгән иде. 
Хәзинә эзләү барышында яшь сәяхәтчеләргә «интернет-пазл»лар җыярга, «тылсымлы ребус»ларны чишәргә, «Әйе яки Юк» уенын уйнарга, кечкенә кешегә интернет киңлегендә ориентлашырга «ярдәм итәргә», интернетны дөрес куллану кагыйдәләрен искә төшерергә, «Интернеттагы хәлләр»не чишәргә туры килде.
Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар социаль челтәрләр турында «Шаккаткыч фактлар»ны белде.  
Чара азагында һәр катнашучы Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында мәгълүмат кәгазе алды.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: