«Глобаль челтәр белгечләре» уены (6+)

11 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Глобаль челтәр белгечләре» уены уздырылды. Чара башында китапханәче балаларны интернет мөмкинлекләре, сайтлар һәм башка веб-ресурслар белән таныштырды. Шулай ук укучыларга бөтендөнья челтәренең уңай яклары һәм андагы куркынычлар һәм хәвеф-хәтәрләр турында искә төшерде. 

17ф интернет
17ф. Безопасный рунет
17ф. Инет
Уен 6 станциядән торды, анда командалар мавыктыргыч бәйгеләрдә катнашты: сорауларга җавап бирде яки иҗади биремнәр үтәде, табышмаклар, ребуслар чиште. Һәр турда дөрес җавап өчен катнашучылар хәрефләр алды, уен ахырында алардан сүз җыярга тиеш булды. Балаларга «Буталган терминнар», «Филворд», «Компьютер крокодилы», «Фантазияңне күрсәт» тукталышлары бик ошады.
Чара азагында кунаклар үз кәгазь компьютерларын бизәде һәм интернетның файдалы һәм зарарлы якларын язып куйды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: