«Китаплар иле А дан Я га кадәр зур дөньяны ача» танышу экскурсиясе (6+)

11 февральдә 13 нче санлы китапханәгә беренче сыйныф укучылары килде. Алар барлык хәрефләр белән таныш инде һәм бүген аларның китапханә белән беренче танышуы. Балалар зур кызыксыну белән китапның барлыкка килү тарихы буенча мәгълүматны тыңлады, борынгы мисырлыларның һәм башка халыкларның язу өчен материалы – папирусны үз куллары белән тотып карады. 

нгорвкго
13 ф. 11.02 экскурсия фото 4
13 ф. 11.02. экскурсия фото 2
13 ф. 11.02. экскурсия фото 5
13 ф.11.02 экскурсия фото 1
13 ф.11.02. экскурсия фото 3
Экскурсия барышында балалар китапханә һәм китапны куллану кагыйдәләре, «абонемент», «формуляр» төшенчәләре һәм китапханәдә китапларның нинди принцип буенча урнаштырылуы белән танышты. 
«Бу кайсы әкияттән?» әдәби викторинасы барышында рус һәм чит ил әкиятләре буенча яхшы белемнәрен күрсәтте, «Әкиятләр букеты» уенында катнашты, «Иләктәге могҗизалар» кроссвордын чиште.  Беренче сыйныфлылар зур кызыксыну белән җыелма-китапларны, энциклопедияләрне һәм балалар журналларын карады. Балаларның барысы да китапханә укучылары булырга һәм китап белән дуслашырга теләк белдерде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: