«Муса Җәлил – Туган ил хакына батырлык» шигърият сәгате (12+)

11 февраль көнне 6 нчы санлы китапханәдә «Муса Җәлил – Туган ил хакына батырлык» дигән шигърият сәгате узды. Татар шагыйре Муса Җәлил исеме бөтен дөньяда батырлык һәм геройлык символы буларак дан казанган. 
Чарада балалар аның балачак еллары, комсомол яшьлеге, фронт лирикасы, фашист әсирлегендәге курку белмәс батырлыгы, легендар Моабит дәфтәрләре язмышы турында дулкынландыргыч чыгышны тыңлады. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышының төрле чорларында язылган шигырьләрен укыды. Алар арасында – «Җырларым», «Кызыл ромашка», «Чулпанга», «Ышанма» һ.б. лар. Шулай ук балалар аның сүзләренә язылган җырларны тыңлады, викторина сорауларына җавап бирде. 

Поделиться: