«Балаларның якын дусты» әдәби кунакханәсе (6+)

7 февральдә шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее хезмәткәре Роза Хәмидуллина балалар язучысы, публицист Мәхмүт Газизовның 85 еллыгына һәм шагыйрь Хәниф Хөснуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Балаларның якын дусты» дигән исем астында әдәби кунакханә уздырды. Чара барышында катнашучылар «Ләйсән» әдәби берләшмәсенең беренче җитәкчесе, «Коммунизм байрагы» газетасының танылган журналисты, балалар һәм өлкәннәр өчен язылган 4 китап авторы Хәниф Хөснуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Алып баручы «Чикерткә ник сикерә?» китабындагы балалар шигырьләрен укыды.  

1
2
3
4
5
Нурсина Газизова и Роза Хамидуллина
СОШ №12 1кл..
СОШ №12 4кл

Очрашу барышында башлангыч сыйныф укучылары шагыйрь Мәхмүт Газизовның балалар шигырьләрен укыды. Мәхмүт Газизовның тормышы, гаилә гореф-гадәтләре һәм язучылык эшчәнлеге турында аның тормыш иптәше Нурсинә Шәриф кызы җентекләбрәк сөйләде. Ул катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Чара дәвамында балалар язучының әдәбият тарихы музеенда сакланучы китаплары, шәхси документлары, кулъязмалары, уңышлары һәм үрнәк булуы өчен 1951 елда РСФСРның мәгариф министрлыгыннан мактау грамоталары һәм башка экспонатлар белә танышты. 
ТР Язучылар берлеге әгъзалары Хәниф Хөснуллин һәм Мәхмут Газизов яхшылыкка, дуслыкка һәм әйләнә-тирә дөньяга хөрмәт хисе тәрбияләүче әсәрләр иҗат итеп, татар әдәбиятында якты эз калдырды. Аларның китаплары бүгенге көндә дә балалар һәм өлкәннәр арасында бик популяр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: