«Пеппи дусларын чакыра» әдәби сәгате (0+)

6 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә Астрид Линдгренның «Пеппи длинный чулок» китабының 80 еллыгына багышланган «Пеппи дусларын чакыра» әдәби сәгате узды.

Балалар өчен Чаллы дәүләт курчак театрыннан килгән Пеппи белән очрашу сюрприз булды. 

IMG20250206130804
IMG20250206131025
IMG-20250206-WA0004
IMG-20250206-WA0007
Пеппи балаларга үзе һәм үз дуслары турында сөйләде. Кызлар һәм малайлар Пеппиның күңелле сорауларына җавап бирде. «Пеппи длинный чулок» әкиятеннән өзекне тыңладылар һәм шул ук исемдәге фильмнан өзекне карадылар. 
Балаларга Пеппи исемле кыз бик ошады һәм алар үзләренең дә шундый ук кыю һәм шаян дуслары булуын теләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: