«Горурланырлыгыбыз бар» республика акциясе кысаларында «Укыйбыз һәм хәтерлибез» дигән кычкырып укулар көне (6+)

5 февральдә көн дәвамында Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә, «Горурланырлыгыбыз бар» республика акциясе кысаларында, Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөтендөнья кычкырып укулар көненә багышланган «Укыйбыз һәм хәтерлибез» дигән кычкырып укулар көне үткәрелде. Бу көнне китапханәләрдә Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең Ватанны саклаучылар турындагы иң яхшы әсәрләре яңгырады. Тематик китап күргәзмәләре әзерләнде, аларда Татарстан язучыларының шигырьләре һәм хикәяләре, Туган илебезне һәм халкыбызны саклап көрәшкән якташларыбызның кылган батырлыкларын, геройлыкларын сөйләүче сугыш турындагы әсәрләре тәкъдим ителде. Кычкырып уку өчен М. Җәлил, Р. Корбан, А. Алиш, Ә.Фәйзи һ.б.ларның әсәрләре сайлап алынды.

PHOTO-2025-02-06-09-38-04
PHOTO-2025-02-06-09-47-53 (1)
7
8
869b4d5d75bd47b170fdca9e9ccf1237
5
6
3
4
1
PHOTO-2025-02-06-10-21-40
IMG20250205131738
СОШ 58 Акция Читаем и помним

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: