«Без сугыш турында шигырьләр белән сөйлибез» кычкырып укулар (6+)

5 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсе Ватанны саклаучылар елына, Бөтендөнья кычкырып укулар көненә багышланган «Укыйбыз һәм хәтерлибез» Кычкырып укулар көнен үткәрү һәм «Горурланырлыгыбыз бар» республика акциясе кысаларында, «Без сугыш турында шигырьләр белән сөйлибез» дигән кычкырып укулар уздырды.

тухляк
(1)IMG_4755
(2)IMG_4762
(3)IMG_4768
Китапханәче балаларга агымдагы елның тарих дәвамында Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән барлык сугышчыларның, шулай ук хәзерге көндә махсус операциядә катнашучы геройларның сугышчан батырлыгына рәхмәт белдерү һәм хөрмәт билгесе символына әйләнәчәге турына сөйләде.
«Ватан даны өчен тормыш» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда Татарстан язучылары – Муса Җәлил, Рафис Корбан, Абдулла Алиш, Нәби Дәүли һ.б.ларның шигырьләре һәм хикәяләре. шулай ук Туган ил, кадерле һәм изге булган барлык нәрсәне саклап калу өчен көрәшкән кешеләребезнең батырлыгы, геройлыгы турында сөйләүче әдәби китаплар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар Муса Җәлилнең «Егет көче» шигырен укыды, бу әсәр яшь егетнең геройлыгы һәм батырлыгы турында, шулай ук «Кызыл ромашка» шигырен яңгыратты, анда шагыйрь ромашка сүзләре белән һәлак булган герой өчен кайгырту, борчылу, горурлык хисләрен җиткерә, чөнки ул гына солдатның ничек һәлак булуын күргән.  

Кычкырып укулар көне Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар арасында иң истә калырлыгы булгандыр. Тыныч күк йөзе астында үскән буыннар тарихи хәтерне кадерләп сакларга тиеш.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: