«Каюм Насыйри: кешеләргә таба озын юл» әдәби кичә-портрет (18+)

Язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Каюм Насыйри: кешеләргә таба озын юл» дигән әдәби кичә-портрет үткәрелде. Каюм Насыйри – татар мәдәниятенә зур өлеш керткән танылган татар мәгърифәтчесе. Татар һәм рус халкының дуслыгы өчен чыгыш ясап, ул мәгърифәтчеләрдән беренче булып татарларны туган телдә Россия тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра.   

13 ф. Насыри фото 1
13 ф. Насыри фото 2
Чарада катнашучылар татар галим-этнографы, әдәбиятчы һәм XIX гасыр мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Укучылар ярты гасырдан артык әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәвамында аның әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм башка фән өлкәләре буенча кырыклап хезмәт бастырып чыгаруы турында белде. Шулай ук Каюм Насыйри фольклорчы һәми этнограф буларак танылган. Казан төбәге буйлап сәяхәт итеп, галим халык авыз иҗаты материаллары туплый, шуннан соң аларны җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара. Бөек татар галиме тормышы турындагы видеофильмны карау барышында тыңлаучылар мәгърифәтченең үзләре өчен таныш булмаган битләрен ачты. Каюм Насыйриның «Китап-әт-тәрбия» китабыннан үгет-нәсыйхәтләре һәм киңәшләре бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы һәм файдалы. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: