«Геройларга мәңгелек дан» хәтер көне (12+)

4 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Геройларга мәңгелек дан» дигән хәтер көне узды. 
Чараны алып баручы балалар өчен «Бөек Ватан сугышы елларында Чаллы» исеме астында тарихи-туган якны өйрәнү укулары үткәрде. Шәһәр халкының Җиңүгә керткән өлеше, чаллылыларның сугышчан юлы, фронтка чакырылган сугышчылар саны һәм ордеен-медальләр алучылар турында сөйләде. Балалар бөтен илгә данлыклы чаллыларның батырлыгы, тылда колхоз һәм заводларда эшләүче хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм картларның роле турында белде.

цдб
IMG-20250204-WA0004
IMG-20250204-WA0007
IMG-20250204-WA0010
IMG-20250204-WA0014
IMG20250204140937

Балалар каршында журналист һәм волонтер Нариман Хәмит улы Абдрахманов чыгыш ясады, ул аларны сугыш вакытында Россия төбәкләреннән Чаллыга эвакуацияләнгән балалар язмышлары белән таныштырды. Нариман Хәмит улы озак вакыт Тарловкадагы госпиталь эше турында материалны өйрәнүе, Санкт-Петербург архивларында эшләве һәм Тарловка госпиталендә вафат булган сугышчыларның исемнәрен кире торгызуы турында сөйләде. Шулай ук Алабуга районының Тарловка бистәсендәге зиратта мемориал булдырылуы, анда 4089 нчы санлы эвакуацион госпитальдә яралар һәм авырулардан үлгән сугышчылар җирләнгәнлеге турында әйтеп үтте.

«Сталинград турында ачы юллар» батырлык сәгатен алып баручы балаларга Сталинград сугышы, немец-фашист басып алучылары җир белән тигезләгән дип әйтерлек шәһәрне саклаучы совет солдатларының геройлыгы һәм батырлыгы турында сөйләде. Балалар С.Алексеев, В.Богомолов, Г.Тамбовцев һ.б. күренекле авторларның Сталинград сугышы турында китаплары белән танышты.
Хәтер көнендә катнашучылар «Сирәк музей экспонаты» күргәзмәсе белән танышты, анда Мясной Бор авылы тирәсендәге «Үлем үзәне»ндә Икенче Удар армиясе сугышлары барган (1942-1944) урыннарда табылган экспонатлар тәкъдим ителде. Алар М.Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәре Роза Галимулла кызы Хәмидуллина тарафыннан җыелган һәм әдәбият тарихы музеенда тәкъдим ителә. Күргәзмә снаряд кыйпылчыгы, винтовкалы патроннар, автомат гильзасы, винтовка обоймасының бер өлеше, танкка каршы һәм самолетка каршы снарядлар, кара савыты, көзге, булавка, кызылармияченең алюмин калагы, поход пычагы, ручка, солдат каскасы һәм солдат медальоны кебек экспонатлардан тора.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: