«Хәтер уты сүнмәс» патриотлык сәгате (6+)

4 февральдә 8 нче санлы балалар китапханәсе укучылар өчен «Хәтер уты сүнмәс» дигән патриотлык сәгате уздырды.

(1)IMG_4606
(2)IMG_4613

Очрашу «Йөрәкләрдә һәм китапларда – сугыш турында хәтер» дигән китап күргәзмәсен карау белән тәмамланды, анда сугыш турында китаплар һәм хикәяләр тәкъдим ителде. «Аларның батырлыгы гасырлар буе яшәячәк» видеопрезентациясе ярдәмендә китапханә укучылары авыр сынаулар, халыкның бар көчен рәхимсез дошманга каршы көрәшүгә куюы турында белде. Китапханәче балалар өчен сугыш турында шигырьләр, һәм М. Ефетовның «Девочка из Сталинграда», В. Железняковның «В старом танке» хикәяләренннән өзекләрне укыды. Укучылар сугыш чорында үзләренең әби-бабалары тормышы турында истәлекләр белән уртаклашты. Очрашу бер минутлык тынлык белән тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: