«Михаил Пришвинда кунакта» әдәби уен-сәяхәте (6+)

4 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә балалар өчен «Михаил Пришвинда кунакта» исеме астында чара уздырды. Ул  М. М. Пришвин исемендәге Орлов балалар китапханәсе оештырган «М.М.Пришвинның Россия табигате турындагы китапларын бергәләп укыйбыз» Төбәкара укуны алга этәрү акциясе кысаларында үткәрелде.  

10ф. Литературная игра – путешествие «В гостях у Михаила Пришвина». Читаем рассказы
10ф. Литературная игра – путешествие «В гостях у Михаила Пришвина»
10ф. Литературная игра – путешествие «В гостях у Михаила Пришвина». КВ
Чара башында китапханәче балаларга язучының биографиясе, аның тормышыннан кызыклы фактларны сөйләде. Аннан соң алар авторның әсәрләре битләре буйлап сәяхәткә юл тотты. Балалар тылсымлы табигать дөньясына килеп эләкте һәм кошлар белән җәнлекләрнең тормышы турында күп кенә яңа мәгълүматларны белде. Укучылар «Дятел», «Лягушонок», «Журка», «Говорящий грач» хикәяләрен тыңлап кына калмады, ә бу әсәрләр буенча викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең игътибарлылыкларын сынап карады. 
«Табигать белән уртак авторлыкта» дигән китап күргәзмәсе укучыларның игътибарын аларга инде таныш булган һәм моңа кадәр укымаган китаплары белән җәлеп итте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: