«Даталардан – исемнәргә, исемнәрдән – тарихка» уены (12+)

1943 елның 2 февралендә Бөек Ватан сугышының иң канкойгыч бәрелеше  – Сталинград сугышы тәмамлана. Сталинград сугышының әһәмияте – Икенче бөтендөнья сугышы барышында уртак зур борылыш. Сталинград янында Җиңү Кызыл Армиянең  ныгыган куәтен һәм безнең хәрби башлыкларның сугышчан осталыгын күрсәтә. Әлеге тарих вакыйга хөрмәтенә 13 нче санлы китапханә тарафыннан яшүсмерләр өчен берничә турдан торган уен оештырылды, аларның һәрберсе балаларга Сталинград сугышының асылын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде. 

13ф стал
13ф сталинград 3
13ф. Сталинград 1
13ф. Сталинград 2
«Сталинград сугышы вакыйгалары» дигән беренче турда китапханәче катнашучыларга сугыш барышында булган мөһим вакыйгалар һәм төп даталар турында үз белемнәрен тикшереп карарга тәкъдим итте. «Тарих йөзләрдә» дигән икенче турда балалар Сталинград сугышының тарихи шәхесләре-катнашучылары турында белемнәрен сынап карый алды. Катнашучылар исемнәре тарихка мәңгегә кереп калган геройлар фамилияләрен искә төшерде.  
Уен Сталинград сугышына багышланган әдәбиятка күзәтү ясау белән тәмамланды: Михаил Шолоховның «Они сражались за Родину», Константин Симоновның «Солдатами не рождаются», Юрий Бондаревның «Горячий снег» һәм Василий Некрасовның «В окопах Сталинграда» һ.б.  Әлеге әсәрләр заман рухын гына чагылдырып калмый, ә әдәбиятның тарихи вакыйгалар үзәгенә эләккән кешеләрнең хисләрен һәм кичерешләрен җиткерергә сәләтле булуын аңларга ярдәм итә. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: