«Сталинград – батырлык символы» батырлык сәгате (12+)

3 февральдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Сталинград – батырлык символы» дигән батырлык сәгате үткәрелде.


Сталинград, хәзерге – герой шәһәр Волгоград, Бөек Ватан сугышында халкыбызның батырлыгы үрнәгенә әйләнде. Китапханәче балаларга 200 көн һәм төн дәвам иткән, Икенче бөтендөнья сугышы барышында тамырдан үзгәреш булган Сталинград сугышы турында сөйләде. Презентациядән алар совет солдатларының геройлыгы һәм батырлыгы, 2 ай диярлек оборонаны тоткан һәм йортны дошманга бирмәгән танылган «Павлов йорты»н саклаучылар турында белде. Укучылар игътибарына «Сталинград сугышы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда К.Симоновның «Живые и мертвые», Ю.Бондаревның «Горячий снег», В. Некрасовның «В окопах Сталинграда» китаплары белән таныштылар. Чара азагында катнашучылар «Сталинград сугышы» видеоролигын карады.

Поделиться: