«Китап натюрморты» шәһәр иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: с 1 февраля по 10 марта 2025 года

2025 елның 1 февраленнән 10 мартына кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 5-12 яшьлек балаларны «Китап натюрморты» шәһәр иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. 
Бәйгегә китапны сурәтләгән рәсемнәр кабул ителә һәм алар әлеге китапның эчтәлеген чагылдыручы элементлар белән бизәлгән булырга тиеш. Эшләр түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
«Яраткан әкиятләр китабы»
«Яраткан шигырьләр китабы»
«Яраткан хикәяләр китабы»
Бәйге эшләре 2025 елның 10 мартына кадәр кабул ителә. 
Бәйге эшләре 23 нче санлы китапханәгә Чаллы шәһәре, Сарман тракты, 10/48 йорты, 2 нче фатир (ЗЯБ 18/38) адресы буенча тапшырыла.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 46-51-51

 

Поделиться: