«Онытылмас язмыш» язучы Михаил Гоголевны искә алу көне (12+)

31 гыйнвар көнне шәһәр үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрь, публицист, драматург Михаил Гоголевны искә алу көне үтте.  
Михаил Николаевич Гоголев – ихласлылык, тирән фәлсәфә һәм яхшылык белән сугарылган төрле жанрдагы балалар һәм өлкәннәр өчен 12 томлы җыентык һәм 60 китап авторы. Михаил Гоголев батырлык һәм мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге зур казанышлары өчен ике тапкыр «Филантроп» Халыкара премиясе белән бүләкләнгән, Николай Островский, Валентин Пикуль, шулай ук Эдуард Касыймов һәм Егор Уткин төбәк әдәби премияләре лауреаты.

гоголен
гогольти
горпа
длотор8
дтолили67
ждьджлто9
лдрпмаенгнеавн76

Михаил Гоголевны искә алу көненә аның якыннары, туганнары, дуслары, иҗатын сөючеләр һәм яшь буын вәкилләре килде. Күп еллык иҗади дуслыклары турында Мансур Сафин җылы итеп сөйләде, аңа багышлап язган шигырьләрен укыды. Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, бард Рәхим Гайсин язучы турында истәлекләре белән уртаклашты, М. Гоголев белән хушлашканда укыган сигез юлны укыды һәм җыр башкарды. Язучылар берлеге әгъзасы, «Идел-Урал» хәйрия фонды җитәкчесе Рәкыйт Аллабирде Михаил Гоголевның күпкырлы иҗади шәхес, барлык жанрларда да язган, сәнгати эшләр иҗат иткән, кешеләргә яхшылык һәм гаделлекне җиткерергә тырышкан күренекле язучы булуын билгеләп үтте. Автор-башкаручы, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы Валерий Манкушев, «Светлая Русь» автор җырлары клубы җитәкчесе Равил Сафиуллиннар да үз хатирәләре белән уртаклашты һәм үз җырларын башкарды. 
Михаил Гоголев музыка ярата, фортепианода уйный, 3 җырлар дискы чыгара. Аны гитарадан башка күзалдына да китереп булмый. Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының (Камилә Салихҗанова, Софья Огуй, Ралина Габделвәлиева, Наталья Кәримова, Мария Ананина) чыгышлары кичәгә ямь өстәде. Чарада 10 нчы урта белем бирү мәктәбе укучылары (Данил Потехин, Әминә Солтанова, Әмир Биктаһиров, Элина Ханнанова, Анита Васильева, Макар Маряхин) башкаруында балалар шигырьләре яңгырады.

шщгшг0
шгпдрмас
олрмме55
оигрмилмц
лтдлои78
лоримлорми

Чара барышында тамашачылар язучының тормышы һәм күпкырлы иҗаты, аның катлаулы язмышы белән танышты, тормыш иптәше Әлфия Әнәвр кызы һәм кызы Люция гаилә архивыннан алып килгән сирәк фотоларны, медальләрне, дипломнарны, сәнгать эшләрен күрде. Хәтер көне азагында Михаил Гоголев башкаруындагы җырларның видеоязмалары күрсәтелде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: