«Ленинград батырлыгын искә төшерик» тарихи калейдоскоп (16+)

29 гыйнварда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Ленинград батырлыгын искә төшерик» дигән тарихи калейдоскоп үткәрде.
Гражданлык аңын булдыруның бер ысулларының берсе – ата-бабаларның героик батырлыклары турында хәтерне саклау. Шулай ук бу патриотлык һәм халыкның тарихи казанышлары өчен горурлык хисе тәрбияләүдә ярдәм итә. 
Чара барышында яшүсмерләр блокададагы Ленинград тарихы белән танышты, «Ленинград в борьбе» документаль фильмыннан өзекләрне карады. Ольга Берггольц, Анна Ахматова, Вера Инбер, Роберт Рождественский кебек блокададагы язучыларның иҗатын буенча фикер алыштылар.

уцкнр
ленинград1
ленинград2
ленинград3
ленинград4
ленинград5
ленинград6
ленинград7

Чарада катнашучылар «Тормыш юлы» турында хикәяләрне һәм блокада шаһитләренең истәлекләрен тыңлады. Балалар «Блокада икмәге» патриотлык акциясендә катнашты, ленинградлылар батырлыгы алдында баш иде.
Ленинград халкы һәм аны яклаучыларның батырлыгына багышланган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. «Блокададагы Ленинград серләре» викторинасы, шулай ук логика һәм сүзләр эзләү буенча биремнәр үткәрелде. 
«Беренчеләр хәрәкәте» проекты кысаларында Ленинград блокадасы, Бөек Ватан сугышы турында китаплар белән таныштылар. Балалар үзләренең яраткан әсәрләре буенча фикер алышты һәм китапханәче тәкъдимнәрен тыңлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: