«Буйсынмаган Ленинград мәңгегә халык хәтерендә» хәтер көне (12+)

27 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә «Бөек Җиңү – бар заманнарга дан һәм хәтер» программасы кысаларында балалар өчен Ленинград блокадасы өзелү көненә багышланган «Буйсынмаган Ленинград мәңгегә халык хәтерендә» дигән хәтер көне узды. Китапханәче камалыштагы шәһәрдә яшәүчеләрнең өлешенә тигән авыр сынаулар: ачлык һәм суыклык, ир-атлар белән бер сафта заводларда эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинградны яклап көрәшүе һәм саклавы турында сөйләде. 

каравр
20250127_144449
IMG-20250127-WA0015
IMG-20250127-WA0023
IMG-20250127-WA0033
IMG-20250127-WA0037

Чарада катнашучылар ленинградлыларның героик көннәре, 900 көн һәм төн дәвамында өлкәннәргә һәм балаларга нинди авырлыклар күрүе турында белде. Шул куркыныч елларда шәһәрнең ныклыгы символына әйләнгән Ольга Берггольц шигырьләре яңгырады. Балаларга ипи алу өчен бирелгән карточкаларны, шулай ук  125 граммлык ипи кисәген күрсәттеләр. Ленинград блокадасы сынмас ихтыяр һәм батырлык үрнәгенә әйләнде, кешенең үз Туган иле азатлыгы һәм даны өчен теләсә нинди сынауларны да җиңәргә сәләтле булуын күрсәтте. Хәтер көнендә үткәннәр турында искә төшереп кенә калмыйбыз, ә ленинградлыларның батырлыгы мәңгелек хәтердә калсын өчен, халкыбыз йөрәгендә аны кадерләп саклыйбыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: