Чаллының үзәк китапханәсе Казахстанда Илтифат көне уңаеннан оештырылган онлайн-очрашуда катнашты

IMG_8587
IMG_8559
IMG_8561
IMG_8567
IMG_8568
IMG_8576
IMG_8579
IMG_8583
IMG_8615

1 мартта Чаллының үзәк китапханәсе, шәһәрнең “Чишмә” Халыклар дуслыгы йортының  казах, украин, әрмән, мари общиналары, 20 нче мәктәп укучылары «Халық арасындағы достық бұзылмасын» («Дружба народов – надежный оплот») исемле онлайн-очрашуда катнашты. Ул Казахстанда быел  беренче тапкыр билгеләнеп үтүче Илтифат көне (День Благодарности) дигән яңа бәйрәмгә багышланган иде.

Интернетның скайп мөмкинлеге аша үткәрелгән әлеге чараның төп оештыручысы – Караганда шәһәренең М.Әүезов исемендәге үзәк китапханәсе булды.

Онлайн-видеоконференциядә Казахстан Халыклар ассамблеясының Караганда һәм Костанай өлкәләре буенча секретариатлары, Караганданың  М.Әүезов исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе, Костанайның Л.Толстой исемендәге универсаль фәнни китапханәсе, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты, Яр Чаллының шәһәр үзәк китапханәсе катнашты.

Видеоконференция барышында дүрт шәһәр вәкилләре бер-берсен төрле милләт телләрендә сәламләделәр, Илтифат көне белән котладылар, үзләрендә эшләп килүче милли җәмгыятьләрнең эшчәнлеге белән уртаклаштылар. Берничә сәгатькә сузылган видеоочрашу концерт номерлары белән үрелеп барды.

Чаллының үзәк китапханәсе исеменнән онлайн-очрашуда катнашучыларны китапханә директоры Венера Гайнуллина, татар милләтеннән – шагыйрә Рушания Гыйләҗева, әрмән милләтеннән – Вардуи Егиазарян, казах милләтеннән – Дамис Мусаевна, мари милләтеннән – “ЭрВИЙ” клубы вәкилләре, керәшен милләтеннән – “Айбагырлар” клубына йөрүче 20 нче мәктәп укучылары сәламләде.

Шулай ук, онлайн-очрашу барышында милли җәмгыять вәкилләре Татарстанда һәм Чаллыда үз телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләделәр. Чаллы үзәк китапханәсенең Татар әдәбиты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Рәйсә Салихова биредә инде икенче ел уздырылучы “Чаллы – дуслар каласы” китапханә фестиваленең тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Видеоконференция ахырында Казахстанның Караганда, Костанай шәһәрләре һәм Чаллы үзәк китапханәсе киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлектә булырга дип килеште.

Сүз уңаеннан, Илтифат көне (День благодарности) – Казахстан Республикасы Презиңденты Указы нигезендә быел беренче тапкыр уздырыла. Бу бәйрәмнең асылы – Казахстанда яшәүче төрле милләт вәкилләрен дустанә мөнәсәбәткә, тынычлыкка һәм толерантлыкка чакыру булып тора. Шулай ук әлеге көн  сугыш, ачлык, репрессия сынауларын узган буыннарның якты истәлегенә һәм әлеге вакыйгаларны хәтердә яңартуга да кайтып кала.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: