«Журналлар каруселе» мәгълүмати күзәтү (6+)

21 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә яшь укучылар өчен «Журналлар каруселе» дигән мәгълүмати күзәтү узды. Китапханәче сөйләгәннәрдән укучылар вакытлы матбугат басмаларының нәрсә аңлатуын белде һәм аларның төрләре, беренче газетаның нинди булуы, Россиядә кайчан һәм кем тарафыннан басмаларның барлыкка килүе белән танышты. 

кркиф
20250121_124613
IMG_20250121_124431_281
IMG_20250121_125151_534
IMG_20250121_125531_063
IMG_20250121_130438_046
IMG_20250121_131003_544
IMG_20250121_131251_565

Балалар үзләре өчен вакытлы матбугат дөньясын ачты һәм китапханәдә булган «Мурзилка», «Наш Филиппок», «Тошка и компания», «Классный журнал», «Ежик», «Маленькие академики» «Непоседа» журналлары турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды. Малайлар һәм кызлар вакытлы матбугат басмалары битләре буйлап сәяхәт кылды, андагы сәхифәләр, мәкаләләр белән танышты, актив рәвештә табышмаклар, ребуслар, кроссвордлар, башваткычлар чиште. Чара азагында укучылар яраткан персонажлары Лунтик һәм чикерткә Кузяның газета чыгаруы һәм урман тормышы, дусларының хәл-әхвәле турында сөйләве хакында мультфильм карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: