«Батырлык һәм дан каласы» хәтер сәгате (12+)

2025 елда илебез Ленинград блокадасын өзүгә 81 ел тулуны билгеләп үтә.  Әлеге вакыйга уңаеннан 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Батырлык һәм дан каласы» дигән хәтер сәгате уздырды.
Ленинград блокадасы – бу бөек шәһәр тарихында иң фаҗигале битләрнең берсе. 900 көн ленинградлылар җилкәләренә төшкән барлык авырлыкларны батырларча кичерә. Дошманнар  рәхимсез мәхрүм итүләр аркасында кешеләрнең чыдар хәле калмыйча, ахыр чиктә, Ленинградны бирерләр дип өметләнә. Әмма бу кешелексез ниятләр тормышка ашмый. Халыкның үлемсез батырлыгына тиңдәшлек юк. 

лавопрлаврп
14 ф. 1
14 ф. 2
14 ф. 3
14 ф. 4
14 ф. 5
14 ф.

Укучыларга блокадалы Ленинград балалары, ачлык һәм ялангачлык, халыкның ныклыгы һәм җиңүгә ышанычы турында сөйләделәр. Кечкенә кыз Таня Савичева язмышы аеруча тетрәндерде. Таня Савичева көндәлегендә бары 42 юл язылган, әмма аларның һәрберсе –  гаепләү. Аны һәм дистәләгән мең шундый ук балаларны ачлык, әкрен үлемгә җиткерүчеләргә карата гаепләү. Шуннан соң А. Адамович һәм Д. Гранинның «Блокада китабы»ннан өзекләр укылды. Сугыш турында чынбарлык аяусыз. Шул заманның бер шаһиты булган бу китапны һәркем укып чыгарга тиеш. 

Блокада вакытында ленинградлылар күкрәкләрендә тимер билге – томшыгында хат булган карлыгачны йөртә. Бу билге фашистларның шәһәргә хәтта кош та үтеп керә алмаячак дигән сүзләренә җавап була. «Блокада карлыгачы» ышаныч символына әйләнә. Бу хакта истәлеккә яшүсмерләр блокадада калган Ленинград халкына рәхмәт сүзләрен язып куйды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: