«Рус җире риваятьләре» танып белү сәгате (6+)

Риваятьләр батыры Илья Муромец көненә 16 гыйнварда 16 нчы санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Рус җире риваятьләре» дигән танып белү сәгате үткәрде. Чара барышында балалар рус риваятьләре дөньясы, Русияне кыю һәм фидакарь рвәештә саклаучы, бар дошманнарны бергәләп җиңүче батырлар булган төп геройлары белән танышты.  

егнорт
20250116_095405
1737020046294
1737020046390
1737020361119
1737020361140

Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар Борынгы Русиянең иң данлыклы батырлары Илья Муромец, Добрыня Никитич, Алёша Поповичларның тормышы һәм батырлыклары турында күп кенә кызыклы фактларны белде. Шулай ук «гөсләче», «әкиятче», «риваятьләр», «рус халык эпик җырлары» төшенчәләре белән таныштылар. «Про Добрыню Никитича и Змея Горыныча», «Как Илья из Мурома богатырем стал», «Вольга Всеславьевич» былиналарыннан өзекләрне зур кызыксыну белән тыңладылар, «Илья Муромец и соловей-разбойник», «Василиса Микулична» мультфильмнарыннан өзекләрне һәм Никита Кожемяка, тау-батыр Святогор, сукачы батыр Микула Селянинович турында видеосюжетлар карадылар. Чара азагында малайлар һәм кызлар «Бөек Рус батырлары» блиц-сораштыруында актив катнашты, һәм батырларның: «Үз ватаныңны якларга, аны сакларга. Көчсезләрне, ярлыларны, картларны һәм балаларны якларга. Көчле, кыю, батыр, фидакарь булырга. Үз туган җиреңне, үз халкыңны, үз илеңне һәм ватаныңны яратырга» дигән васыятен һәрчак истә тотарга кирәк дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: