«Я.Гримм әкиятләре эзләреннән» әдәби уен (6+)

Танылган немец язучысы Якоб Гриммның – бертуган әкиятчеләр иҗади дуэтыннан өлкәненең юбилее уңаеннан, 17 гыйнварда 3 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Я.Гримм әкиятләре эзләреннән» дигән әдәби уен узды. 

оримдо
3ф. Грим (2)
3ф. Грим (3)
3ф. Грим
Чарада катнашучылар бертуган Гриммнарның тормышы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар, шулай ук дөнья балалар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләре белән танышты.  Әдәби уен барышында балалар викторина сорауларына җавап бирде, авторларның әкиятләре буенча пазлларны җыйды, иллюстрацияләр һәм өзекләр, геройлары һәм әйберләр буенча әкиятләрнең исемнәрен атады.  
Бар катнашучылар да үзләренең активлыгын һәм бертуган Гриммнарның әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәтте. Чара азагында балалар Гриммнарның әкиятләре мәрхәмәтлелеккә һәм яхшылыкка, тапкырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтә дигән нәтиҗә ясады. 
Укучылар өчен матур һәм кызыклы әкият китапларыннан торган «Бертуган Гриммнар әкиятләре дөньясы» дигән китап күргәзмә әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: