«Сезнең өчен, фән белгечләре!» интеллектуаль турнир (12+)

17 гыйнварда 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен «Сезнең өчен, фән белгечләре!» дигән интеллектуаль турнир уздырды. ХХI гасырның ике дистә елы эчендә дөньяда бик күптөрле ачышлар һәм уйлап табулар булды. Югары тизлек һәм технологияләр дөньясында яшәп, кешелек геннарны төзәтергә, уй көче аша протезлар белән идарә итәргә һәм хәтта хатирәләрне юкка чыгарырга өйрәнде. «ОК, Google» дигәч, кем җавап бирүе, безнең белән кем сөйләшүе турында уйланганыгыз бармы? Балалар, ике командага бүленеп, «Хәзерге заман ачышлары һәм уйлап табулары», «Хыял яки чынбарлык?», «Яшь Кулибиннар раундларында әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләде. Сорауларга җавап биреп, укучылар яңа технологияләрне һәм безнең гасырның фәнни ачышлары турында белемнәрендә көч сынашты, үз эрудицияләрен, тапкырлыкларын һәм командада эшли белүләрен сынап карый алды. Чара азагында «Криптовалюта» дигән онлайн-уенда катнаштылар һәм «Кара тартма»дагы әйберләрне белделәр.

Поделиться: