«Җан җылысы кирәк кешегә//Творчество Фаниса Яруллина» әдәби кичә (12+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар//Татарские писатели: книги и судьбы» программасы кысаларында татар шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллин иҗаты буенча әдәби кичә уздырды. 

аиотавилдт
Снимок2
Снимок3
Снимок1

Балалар язучының балачагы, мәктәп һәм яшьлек еллары белән танышты, аның күңелендә шигъриятнең ничек тууы һәм яшәве турында белде. Фаҗигале язмышына карамастан, язарга, иҗат итәргә карар кылган һәм бар тормышын иҗатка багышланган кеше язмышы аларда зур кызыксыну уятты. Чара китапханәче һәм укучыларның татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен укулары, «Фәнис Яруллин» дигән электрон презентацияне карау белән үрелеп барды. Балалар аның шигырьләре, повестьлары, әкиятләре бүген дә актуаль булуы, аларны яратып укулары турында белде. Чөнки ул үзен борчыган мәсьәләләр, үзе кичергән һәм тойган хисләр турында язган. Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар да беркемне дә битараф калдырмады. Укытучыларга багышланган «Сез иң күркәм кеше икәнсез» һәм тормыш иптәше Нурсия ханымга атап язган «Язмыш бүләге» җырлары яңгырады.

Язучының иҗаты М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә лаек була, аңа «Татарстан Республикасының Халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелгән.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: