«Китапханәгә Интернет челтәре аша» сайт буйлап сәяхәт (6+)

17 гыйнварда Үзәк балалар модель китапханәсе укучылар өчен  «Китапханәгә Интернет челтәре аша» исеме астында сайт буйлап сәяхәт оештырды.
Китапханәче белән берлектә балалар һәм өлкәннәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсенең үз эченә экологик бәйрәмнәр, юбилей вакыйгалар, Россия халыкларының гореф-гадәтләре һ.б. бик күптөрле мәгълүматны алган рәсми сайты битләре буйлап үтте. Тәкъдим ителгән виртуаль китап күргәзмәләре һәм быел 45 еллыгын бәйрәм итүче Чаллы язучылар оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар. Электрон базада үзең теләгән китапны яки мәкаләне ничек табарга, сайт аша китапларны куллану вакытын ничек озынайтырга, чаралар афишасы белән кайда танышырга мөмкин булуы турында белделәр. Сайтта урнаштырылган интернет челтәрендә куркынычсызлык турында видеоязманы карадылар.  

тьноб
IMG-20250116-WA0004
IMG-20250116-WA0009
IMG20250115102020
IMG20250115104010
IMG20250116142535

Теләге булганнар китапханә компьютерлары һәм үз смартфоннары ярдәмендә «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе сайтында шәһәребез китапханәләре эшенә бәя бирә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: