«Хат ташучы безгә нәрсә китерде?» матбугат сәгате (6+)

14 гыйнвар көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын ел саен 13 гыйнварда билгеләп үтелүче Россия матбугаты көнен бәйрәм итүгә багышланган чарага чакырды. 
Китапханәче белән берлектә укучылар балалар журналлары дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты һәм китапханә яздырып ала торган басмалар белән танышты. 

ыертыапрт
10ф. Пресс-час «Что принёс нам почтальон». Дети знакомятся с журналами
10ф. Пресс-час «Что принёс нам почтальон». Знакомстово с журналом «ЧиП – детям»
10ф. Пресс-час «Что принёс нам почтальон». Кроссворд из журнала
10ф. Пресс-час «Что принёс нам почтальон»

Әңгәмә барышында балалар «вакытлы матбугат» төшенчәсе турында мәгълүмат алды, басма продукцияне чыгару белән кем шөгыльләнүе һәм газетаның журналдан нәрсә белән аерылуы турында белде. Шуннан соң яшь укучыларга «Чудеса и приключения – детям» дигән балалар өчен чыгучы бик матур әдәби-танып белү журналы тәкъдим ителде. Әлеге журналны кулга алсаң, аның белән космоста да, ерак илләрдә дә була аласың, кыргый җәнлекләрее күрә һәм тагын бик күп гаҗәеп нәрсәләр белән таныша аласың икән.
Чара азагында балалар  бик теләп журналдагы «Урман байлыклары» дигән кроссвордны чиште һәм, әлбәттә, үзләренең яраткан журнал битләрен ачып карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: