«Яңа елга Яңа китап белән» әдәби сәгать (18+)

Китап белән очрашу – ул һәрвакыт куаныч, ә яңа китап белән очрашу – икеләтә шатлык. Яңа ел алдыннан китапханәбезнең китап фонды өлкәннәр өчен дә, яшүсперләр өчен дә бик күп яңа басмалар белән тулыланды. Төрле авторларның төрле жанрлардагы китаплары – яңа ел каникулларында мавыктыргыч укуга кереп чуму һәм кышкы кичләрне рәхәт итеп уздыру өчен менә дигән иптәш. 
13 гыйнвар көнне 1 нче санлы китапханәдә «Яңа елга Яңа китап белән» дигән әдәби сәгать узды. Китапханәче үз укучыларын яратып укый торган авторлар белән бергә яңа авторларның китаплары белән дә таныштырды. Укучылар яраткан китапларын кулларына алып һәм яхшы кәеф белән кайтып китте. 

Поделиться: