«Балачак – хокуклар территориясе» хокукый сәгать (0+)

10 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен «Балачак – хокуклар территориясе» дигән хокукый сәгать узды.
Китапханәче чара кунакларына мөһим документ Бала хокуклары турында конвенциянең барлыкка килү тарихы, балаларның хокуклары, кеше тормышының кыйммәте турында сөйләде. 

авуиаи
(1)IMG_20241115_091527
(2)IMG_20241115_091332
(3)IMG_20241115_093451

Укучылар «Ә сез беләсезме?» танып белү викторинасында актив катнашып, яхшы таныш әдәби әсәрләр – «Три поросёнка», «Буратино», «Заюшкина избушка» әкиятләре мисалында нәрсә ул хокуклар соравына җавап алды һәм кайсы урында хокук бозу очраклары булуын тапты. Хокукый сәгать укучыларга белемнәрен киңәйтергә ярдәм итте, үзләренең тормышка, гаиләгә, бушлай уку һәм медицина, ял һ.б.ларга хокуклы булу турында бик күп файдалы мәгълүмат алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: