«Сәйләннән кар бөртеге» мастер-класс (6+)

9 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә кышкы әкиятнең төп атрибутын ясау буенча «Сәйләннән кар бөртеге» дигән мастер-класс үтте.
Сәйләннән үрү — әлеге эшнең бар нечкәлекләрен белүче осталар өчен дә, бу күнекмәләрне үзләштерергә теләүчеләр өчен дә бик мавыктыргыч шөгыль. Мастер-класста катнашучылар чыршы уенчыкларының нәрсәләрдән ясалуы турында белде һәм китапханәче җитәкчелегендә сәйлән һәм мәрҗәннәрдән кар бөртекләре ясады. Эш барышында балалар сәйлән, җеп һәм чыбык белән эшләү кагыйдәләре белән танышты, үрү техникасын һәм эшнең этапларын үзләштерде.

(3)IMG_3846
(2)IMG_3829
(1)IMG_3827
(4)IMG_3831

Сәйләннән ясалган кар бөртеге туганнар һәм якыннар өчен бик яхшы һәм кабатланмас бүләк була алачак, шулай ук аны яңа ел чыршысын яки башка берәр бәйрәмне бизәү өчен дә кулланырга мөмкин булачак. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: