«Тылсымлы сүз» акциясе (16+)

Елның иң «әдәпле» көннәреннән берсе Халыкара «Рәхмәт» көне 11 гыйнварда билгеләп үтелә. Рәхмәт белдерү сүзләре ярдәмендә кешеләр бер-берсенә шатлык, уңай хис-кичерешләр, үз игътибарларын бүләк итә. Бу бәйрәм — барысына да рәхмәт сүзләре җиткерү өчен яхшы сәбәп, шул исәптән китапханәчеләргә һәм китапка да. 

ровсор
13ф. 10.01 спасибо 6
13ф. 10.01. спасибо 3
13ф. 10.01. спасибо 4
13ф.10.01.25 спасибо
Акция барышында укучылар үзләренең яраткан китапларына «Рәхмәт», «Авторга рәхмәт» сүзләре язылган стикерларны беркетте. Китапханәчеләр компетентлык, һөнәри осталык, киң күңеллелек өчен рәхмәт сүзләрен кабул итте һәм бар укучыларга озак еллар буе китапханәнең даими укучылары булулары, китаплар бүләк итүләре, чараларда катнашулары, волонтерлыкка кушылулары өчен рәхмәт белдерде. Бу бәйрәм яхшы сүзләрне көн саен әйтергә һәм  яхшы гамәлләрне һәркөнне кылырга кирәклеге турында искә төшереп тора.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: