«Әкияткә яңа ел сәяхәте» китапларга күзәтү (6+)

10 гыйнварда 12 нче санлы китапханәдә китапларга күзәтү үткәрелде, анда китапханәче, матур әдәбиятка кызыксынуны үстерү, китап уку теләге булдыру максатыннан, яңа ел әкиятләренә багышланган китаплар, әкиятләрнең эчтәлеге һәм аның язылу тарихы, авторның биографиясе белән таныштырды. Чыгыш презентация белән үрелеп барды. Тылсымлы кышкы вакыйгалар бик күп. Һәм алар Кар Кызы һәм Кыш Бабай турында гына түгел. 

лала
1000064959
1000064960

Авторлар тарафыннан Яңа ел алдыннан искитмәле хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуын исбатлаучы бик күп әкиятләр һәм хикәяләр язылган. Мәсәлән, А.И. Купринның «Чудесный доктор» хикәясе Мерцалов гаиләсе тормышын үзгәртә алган кеше белән бәйрәм алдыннан очраклы очрашу турында, С.Я. Маршакның «Двенадцать месяцев» әкияте явыз үги ана, аның ялкау кызы һәм лаеклы рәвештә 12 ай бүләкләгән тәртипле уги кыз турында, Э. Гофманның «Щелкунчик и мышиный король» әкияте яхшы күңелле кыз Мари, аның гади уенчыкта матур принцны күрүе һәм тычканнар гаскәрен җиңүгә ирешкән кыю  Щелкунчик турында кызыклы вакыйгалар турында сөйли.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: