«Әкияти карусель» яңа ел программасы (6+)

3 һәм 4 гыйнварда кышкы каникуллар вакытында башлангыч сыйныф укучылары өчен 15 нче санлы китапханә «Әкияти карусель» дигән яңа ел программасы чаралары үткәрде. Балаларны Оле-Лукойе каршы алды. Ул үзе һәм үзенең тылсымлы кулчатырлары турында сөйләде. Балалар аның белән бергә әкият иле буйлап тылсымлы сәяхәткә юл тотты. Аларга «Әкиятләр сандыгы», «Музыкаль патефон» һәм «Әкияти телеграммалар» дигән уен-викториналар ярдәм итте.

рплрл
IMG_20241224_125123
IMG-20241219-WA0018
IMG-20241224-WA0028
IMG-20241219-WA0033

Укучылар янына кунакка Кар патшабикәсе дә килде. Ул балаларны өшетмәкче булды һәм «Карлы» кышкы уены белән аларга сынау уздырды. Убырлы Карчык та читтә калмады, әмма малайлвр һәм кызлар аның барлык кышкы биремнәрен уңышлы башкарып чыкты. Сәяхәт Кыш Бабайдан котлау сүзләре һәм аның яңа ел табышмаклары белән тәмамланды. 
Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар да, укытучылар да, ата-аналар да бик канәгать калды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: