«Яңа ел детективы» уен программасы (6+)

Кышкы каникуллар вакытында 23 нче санлы китапханәдә бәйрәм һәм күңел ачу рухы хакимлек итте. Бәйрәмгә килгән балаларга «Барысы да яшерен» детектив агентлыгы оештырылды һәм бергәләп Яңа елны эзләделәр. Яшь шымчыларга «Унике ай» әкиятендәге патшабикә булышты. Ул алар белән бергә айларда булды. Ай туганнарның һәрберсе биремнәр – табышмаклар, уеннар, бәйгеләр, катлаулы сораулар, шаян викториналар әзерләгән иде. 

патпатапт
Игровая прогграмма Новогодний детектив (7)
Игровая прогграмма Новогодний детектив (8)
Игровая прогграмма Новогодний детектив (9)
Игровая прогграмма Новогодний детектив

Балаларга яңа ел киемнәре ясарга, төймәләр санарга, пантомима күрсәтергә, кышкы темага сүзләрне искә төшерергә, әдәби викторина сорауларына җавап бирергә туры килде. Балалар барлык биремнәрне дә яхшы итеп башкарып чыкты һәм Яңа елны эзләп тапты!

Чара көй-моң, уен-көлке белән үрелеп барды һәм яхшы кәеф бүләк итте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: