«Дуслар белән Яңа ел» Яңа ел карнавалы (6+)

3 гыйнвар көнне 3 нче санлы китапханәдә «Дуслар белән Яңа ел» дигән Яңа ел карнавалы үтте. Балалар бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре һәм Яңа 2025 ел символлары белән танышты. Алар зур кызыксыну белән китапханәче сөйләгәнне тыңлады, Яңа елга багышланган шигырьләр укыды һәм табышмаклар чиште. 

апоапьтапь
Новогодний карнавал «Новый год в кругу друзей» (6 ) (2)
Новогодний карнавал «Новый год в кругу друзей» (6 ) (3)
Новогодний карнавал «Новый год в кругу друзей» (6 )

Укучылар бәйгеләр, сюрпризлар, ребусларлардан торган күңелле яңа ел сәяхәтенә юл тотты, викторина сорауларына җавап бирде һәм яңа ел җырлары җырлады. Чара азагында китапханәче балаларны Яңа ел белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, укуларында зур уңышлар һәм куйган максатларына ирешүләрен теләде. Китапханәдә узган яңа ел чаралары һәрвакыт күңелле, кызыклы һәм файдалы. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: