Юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу кичәсе

туган тел
туган тел 3
туган тел 2
Туган тел 1

26 нчы февраль көнне Туган тел атналыгы кысаларында 12 нче санлы татар әдәбиятын һәм туган якны өйрәнү китапханәсе белән берлектә 29 нчы гимназиядә шәһәребездә яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрә Рәзинә Мөхияр белән очрашу кичәсе үтте. Соңгы елларда Рәзинә Мөхияр татар шигырь поэтикасын өйрәнү буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара. Ул – Чаллы дәүләт педагогия институты профессоры, тел галиме, гомуми белем бирү мәктәпләренең икенче һәм сигезенче сыйныф укучылары өчен язылган дәреслек авторларының берсе, гыйльми монографияләр, программалар, методик кулланмалар, фәнни-методик мәкаләләр авторы. Рәзинә Мөхиярова – 2003 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аның тугыз шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Гимназия укучылары, Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары шагыйрәнең туган телгә, милли асылыбызга багышланган шигырьләрен укыдылар. Рәзинә Мөхияр үзе дә балаларга кешенең Галәмгә, җәмгыятькә мөнәсәбәтен, уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләрен сөйләде, туган телебезгә карата балаларда мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган җанлы әңгәмә алып барды.

Әлеге очрашу милләтебезнең зыялы шәхесләренең тел турында әйткән канатлы сүзләре белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: