«Зур гаилә» күп балалы гаиләләр көне (0+)

21 декабрь көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә Күп балалы гаиләләр көненә багышланган «Зур гаилә» дигән бәйрәм узды. Бу чара әлеге мөһим көнне бергәләп билгеләп үтәргә дип килгән күпсанлы шәһәрдәшләрне һәм шәһәребез кунакларын җыйды. 
Бәйрәм программасы бик бай һәм күптөрле булды, шуның белән ул барлык катнашучылар өчен дә кызыклы үтте. Игътибар үзәгендә «Яңа ел – гаилә бәйрәме» дигән бәйрәм программасы булды. Әлеге чара кысаларында катнашучылар дөньяның төрле илләрендә Яңа елны бәйрәм итүнең төрле гореф-гадәтләре турында мәгълүмат ала алды. Бу исә файдалы гына түгел, ә күңелле дә булды: барысы да бәйрәм һәм мбердәмлек рухы тудырырга ярдәм иткән кызыклы викториналарда, бәйгеләрдә һәм уеннарда катнашты.

опрдап
IMG20241217142224
IMG20241219112107
IMG20241219114252
IMG20241220145354
IMG20241221104426
IMG20241221110401
IMG20241221124343

Өлкәннәр һәм балалар бик теләп «Мешок яблок» мультфильмын карады, вакытларын гаилә белән рәхәт итеп үткәрде. 
«Зур гаилә – зур шатлык» интерактив викторинасы иң кызыклы чараларның берсе булды. Катнашучылар зур гаиләдә тормыш һәм гаилә кыйммәтләре турында үз белемнәрен сынап карый алды. Үз иҗади сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләр өчен, кәгазьдән 2025 ел символы – Елан ясау буенча мастер-класс һәм «Мин гаиләмне котлармын» компьютер мастер-классы оештырылды. Бу дәрестә катнашучылар үзләренең туганнары һәм якыннары өчен, төрле компьютер программалары кулланып, электрон котлаулар ясарга өйрәнде. 

Көн дәвамында «Гаилә әйләнәсендә» дигән иҗади мәйданчык эшләде. Монда теләге булганнар «Минем гаиләм» квилт-акциясендә катнаша, уен өстәлләре уйный, «Гаилә белән укыйбыз» китап күргәзмәсе белән таныша алды.

Шулай итеп, «Зур гаилә» бәйрәме күңел ачу чарасы гына түгел, ә гаиләдә гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен ныгытырга булышучы мөһим вакыйгага әйләнде. 

#семейнаяосень#крепкаясемья#годсемьи#деньмногодетнойсемьи

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: