«Бу могҗиза – Яңа ел!» шигъри марафон (0+)

Яңа елны барлык балалар һәм өлкәннәр дә ярата. Һәм барысы да могҗизаларга ышана. Балалар Кыш Бабайга хат яза. Өлкәннәр дулкынланып Яңа уңышлы ел килгәнне көтә. Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубына йөрүче балалар шигъри марафонда катнашты. Алар бәйрәм, яңа ел чыршысы, яңа ел утлары, чаналар, Кыш Бабай һәм Кар кызы, бүләкләр һәм яңа ел бәйрәменең башка атрибутлары турында шигырьләрне яттан сәнгатьле итеп сөйләде. 

арнльлпрь
13 ф. 18.12 Поэтич.марафон 3
13 ф. 18.12. поэтич марафон 5
13 ф. 18.12. поэтич.марафон 2
13 ф. 18.12. Поэтич.марафон 4
13 ф. 18.12. Поэтич.марафон И это чудо НГ 1

Укучылар башкаруында А.Бартоның «Дело было в январе», А.С. Пушкинның «Зимнее утро», А. Усачёвның «Откуда приходит Новый год?», С. Маршакның «Пожелание друзьям», И. Гамазкованың «Новый год» һ.б. шигырьләр яңгырады. Шулай ук балалар бергәләп яңа ел җырлары җырлады, музыкаль кар атыш уены уйнады, кышкы тизәйткечләрне әйтте һәм биремле кышкы буягычларны буяды.    

Балалар яңа ел бәйрәме җиткәнне сизә һәм түземсезләнеп көтә!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: