«Ата-ана йортына борылып карыйм…» Николай Алешков белән иҗади очрашу (12+)

11 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, «Аргамак. Татарстан» әдәби журналының баш редакторы, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Николай Алешков белән иҗади очрашу узды.

Чарада Н. Алешков 80 яшьлек юбилеена әзерләнгән йомгаклау китабы – «Единственный август» сайланма шигырьләр һәм поэмалар китабын беренче тапкыр тәкъдим итте. 

уриу
1
2
3 — копия
4
7
8
9

Николай Алешков – Чаллыда туып-үскән бердәнбер җирле язучыларның берсе. Бу фактны очрашу кунаклары һәм аның якташы, атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева да күп тапкырлар ассызыклады. Барысы да аны яңа китабы басылып чыгуы белән котлады. Авторга теләктәшлек белдереп, аның дуслары һәм якыннары җыелды. Очрашуда аеруча зур хөрмәт белән педагогия фәннәре докторы профессор Виктор Суворов, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы, шагыйрь Александр Бабаев чыгыш ясады. Укучылар исеменнән Николай Алешков шигърияте турында физика-математика фәннәре кандидаты, «Аргамак. Татарстан» журналы редколлегиясе әгъзасы Владимир Милованов сөйләде. Каләмдәшләре: ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин һәм Россия язучылары берлеге әгъзалары Вера Хәмидуллина, Светлана Летяга, шагыйрь, «Идел-Урал» хәйрия фонды җитәкчесе Рәкыйт Әбделманов Николай Петровичка карата җылы сүзләрен җиткерде һәм үз шигырьләрен укып үтте. Иҗади көн шигырь уку белән генә бармады, автор-башкаручылар  Александр Тарасов, Александр Околёснов һәм Менделеевск шәһәреннән Радик Ахунҗановлар башкаруындагы Алешков сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук автор-башкаручы Елена Емалтынова башкаруында музыкаль композициянең Санкт-Петербургтан видеотрансляциясе яңгырады. 

10
11
12
15
16
17
19

Николай Федоров җитәкчелегендәге «Отрада» халык уен кораллары ансамбле һәм аның солистлары Вера Зиһаншина һәм Ольга Лахновалар чыгышы очрашуның бизәге булды.

Чара кысаларында шәһәр һәм мәктәп китапханәләренә Н.Алешковның яңа китабын бүләк итү тантанасы узды. «Единственный август» йомгаклау китабы, һичшиксез, шәһәребез һәм республикабызның әдәби тормышында әһәмиятле вакыйгага әйләнер. Автор иҗади эзләнү һәм киеренке хезмәт белән узган күп еллар дәвамында аңа бөтен күңелен биргән һәм хәзер укучы аның шигъри юллары шаһиты була ала. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: