«Аларның йөрәкләрендә олылар кыюлыгы иде» батырлык сәгате (12+)

11 һәм 12 декабрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучылары өчен Ватан геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында чаралар уздырды. 

Сугыш – кеше тормышында иң фаҗигале вакыйга. Бөек Ватан сугышы аеруча фаҗигале була. Укылып бетмәгән китапларын һәм мәктәп дәреслекләрен читкә куеп торып, балалар кулларына мылтыклар һәм гранаталар ала, полк улларына һәм партизан разведчикларына әйләнә, армый-талмый заводларда һәм колхоз кырларында эшли. Кайчакта алар көчле ир-атлар көче җитмәслекне дә башкара. Алар чын-чынлап батырлык кыла.  

ыаврвка
10ф. Час мужества «Жила в сердцах их взрослая отвага». О юных героях
10ф. Час мужества «Жила в сердцах их взрослая отвага». Участники мероприятия.
10ф. Час мужества «Жила в сердцах их взрослая отвага». Участники мероприятия
10ф. Час мужества «Жила в сердцах их взрослая отвага».
10ф. Час мужества «Жила в сердцах их взрослая отвага»

Балалар герой пионерлар – Володя Дубинин һәм Зина Портнова турында мәгълүмат алды. Сөйләгәндә А. Солодовның «Девочка с косичками» һәм Л. Кассиль һәм М. Поляновскийның «Улица младшего сына» китаплары нигез итеп алынды. Чыгыш нәфис һәм документаль фильмнардан өзекләр кулланып әзерләнгән электрон презентация белән үрелеп барды.

#ГероиОтечества2024#Татарстан

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: